Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

    2нче Аксубай мәктәбендә Юл хәрәкәте иминлеге темасына багышланган рәсемнәр, эшләнмәләр, видеотасмалар бәйгесе бик кызыклы үтте.

    Катнашучылар кагыйдәләрне белүләрен иҗат эшләре аша күрсәттеләр. Жюри әгъзалары, укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүенә бәя биреп, иҗади сәләтләренә зур игътибар бирделәр.

    Тематик чара кысаларында ЮИД отряды ДПС инспекторы белән берлектә «Игътибар: җәяүле!» акциясен уздырдылар – машина йөртүчеләргә куркынычсызлык буенча белешмәлекләр тараттылар. Нурлат шәһәренең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймаелтдинова һәм имин юл хәрәкәтен профилактикалау буенча муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Алар балаларга юлда үтәргә тиеш булган мөһим кагыйдәләр турында искә төшерделәр.

    Фото: 2нче Аксубай мәктәбе архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: