Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучыларына Юл йөрү кагыйдәләре турында искәрттеләр

Иске Кармәт авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре җирле мәктәп укучылары белән «Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш» дигән уртак чара оештырдылар.

Иске Кармәт авылы республика әһәмиятендәге автомобиль юлы янәшәсендә урнашкан. Аның буенча автомобильләрнең киеренке хәрәкәте җанлы автомагистральдә калган балалар өчен куркыныч тудыра. Бары тик юл йөрү кагыйдәләрен үтәү генә яшь җәяүлеләр хәрәкәтен имин итәчәк. Китапханәче Наталья Муртазина балаларга транспорт чаралары, алардан ничек дөрес файдалану турында сөйләде.

Иминлек сәгатендә катнашучыларга светофорның кызыл, сары, яшел төсләренең нәрсәне аңлатуы турында искәрттеләр.

Балалар юл билгеләренең нәрсәне үз эченә алуы турында белделәр. Оештыручылар мавыктыргыч викторина, конкурслар уйлап тапканнар. Балаларга юлда хәрәкәт итү куркынычсыз булсын өчен, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сораулар бирделәр. Аларга җавап биреп, яшь җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар.

Фото: Иске Кармәт авыл клубы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев