Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучыларын торналар ясарга өйрәттеләр

Мәктәп укучылары өчен ачык һавада оештырылган экология дәресе бик кызыклы үтте.

Аксубай балалар китапханәсе хезмәткәрләре Бөтенроссия акциясе кысаларында укучылар белән “Күктә торна” экология дәресе үткәрделәр. Дәрес үзәк паркта оештырылды. Көн җылы һәм матур булды, җиләс җил сары яфракларны акрын гына җиргә койды. Көзге көйләр астында балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларга торналарның яшәү мохите, бу кошларның Россиянең Кызыл китабына кертелгән төрләре турында сөйләделәр.
Табигатьне саклау сәгате дә мавыктыргыч үтте. Балалар мастер-классларда катнаштылар, анда оригами техникасын – кәгазьдән ак торналар ясарга өйрәнделәр. Бу материалны кулланып башкарылган иҗади процесс түземлек һәм пөхтәлек таләп итә. Эш гади түгел, әмма балалар барысын да уңышлы башкарып чыктылар. Ясалган эшләнмәләрне һәркем үзе белән алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев