Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучыларын Татарстан язучыларының әсәрләре кызыксындырды

«Татарстанның гасырлык юбилее» проекты кысаларында Аксубай районының авыл китапханәләрендә кызыклы чаралар уза.

Иске Чуаш Адәмсуы китапханәчесе Галина Харитонова башлангыч мәктәптә «Татарстан язучылары – балаларга» дигән экспресс-күргәзмә әзерләде.

Ул 1 - 4 сыйныф укучыларын таныштыру өчен Татарстанның күренекле язучыларының китапларын тәкъдим итте.
Китапханәче китап күргәзмәсе белән кыскача таныштырды, үзләренең әсәрләрен балаларга багышлаган авторлар турында сөйләде. Укучылар аның сөйләгәнен тын да алмый тыңладылар.

Алар үз хикәяләре һәм шигырьләре геройлары аша балаларны игелеккә, хезмәтне сөяргә өйрәтәләр, чын кешелек кыйммәтләрен ачалар.
Балалар әсәрләргә ачык иллюстрацияләрне кызыксынып карадылар, өзекләр укыдылар.

Яшь китап укучылар үзләренә ошаган китапларны өйдә укыр өчен сайлап алдылар.

 

Фото: Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев