Аксубай укучылары үзләре өчен Мандельштамны ачтылар
Аксубай балалары китапханәсендә Осип Мандельштамга багышланган шигърият сәгате үтте.
Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче һәм критик Осип Эмильевич Мандельштамның тууына 130 ел тулды. Аның балалар өчен шигырьләр язуы күпләргә мәгълүм дә түгел.
Аксубай балалар китапханәсендә яшь китап укучылар өчен «Осип Мандельштамның шигърияте һәм язмышы» дип исемләнгән шигърият сәгате оештырдылар.
Балалар китап-мәгълүматлар күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар, китапханәче сөйләгәннәрдән әдәбиятчының тормышы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, авторның балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар. Шул рәвешле, таныш булмаган Мандельштам алар өчен якын да, аңлаешлы да булды.
Фото: Аксубай балалар китапханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев