Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары йомгаклау имтиханнарын тапшыра башладылар

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен туган телләр буенча имтиханнар тапшыру буенча кызу чор башланды.

Йомгаклау имтиханнарын тапшыруга беренче булып тугызынчы сыйныф укучылары кереште. 2 нче Аксубай мәктәбе базасында безнең районнан 38 чыгарылыш укучысы һәм Нурлат районыннан ике укучы туган тел буенча төп дәүләт имтиханын тапшырдылар. Чуаш телен – 22, татар телен 18 укучы сайлаган.

Дәүләт имтиханнарын тапшыруның төп чоры 16 майдан 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен 9 сыйныфны тәмамлаучыларга дүрт фән – рус теле һәм математикадан, сайлау буенча ике фәннән төп дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк.

Математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы – 23 майда, рус теле буенча 7 июньдә узачак. Имтихан уздыру пункты булып район үзәгенең өч белем бирү учреждениесе тора.

Төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы-9ны тапшыру графигы:

23 майда – математикадан,

27 майда – җәмгыять белеменнән,

1 июньдә – физика, химия, биология, тарихтан,

7 июньдә – рус теленнән,

15 июнҗдә – информатика, биология, географиядән,

22 июньдә – информатика һәм ИКТ, география, әдәбияттан.

11 сыйныф чыгарылыш укучылары беренче бердәм дәүләт имтиханын 26 майда тапшырачак. Урта гомуми белем турында аттестат алу өчен рус теленнән (30 майда) һәм математикадан (2 һәм 3 июнь көннәрендә) имтиханнар тапшырырга кирәк. Имтиханнар тапшыру пункты – 3 нче Аксубай мәктәбе.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру графигы:

26 майда – химия, география, әдәбияттан,

30 майда – рус теленнән,

2 июньдә – математикадан (профиль дәрәҗәсе),

3 июньдә – математикадан (база дәрәҗәсе),

6 июньдә – физика, тарихтан,

9 июньдә – җәмгыять белеменнән,

14 июньдә – биология, чит телләрдән (язма өлеш),

20 июньдә – информатика һәм ИКТ буенча КЕГЭ.

9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда чыңлаячак. Аларга беренче сыйныф укучылары да кушылачак. 31 майда районның белем бирү учреждениеләрендә 2-8 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау уңаеннан тантаналар узачак. Каникуллар 1 июньнән башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев