Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары яраткан әниләренә бүләк әзерләделәр

Иске Чуаш Адәмсуы авылы китапханәсендә әниләргә бүләк әзерләү буенча мастер-класс үтте.

Башлангыч сыйныф укучылары китапханәдә еш булалар. Алар бирегә китаплар алыр өчен генә килмиләр, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр.
Китапханәче Галина Харитонова балаларга Бөтенроссия Әниләр көне турында сөйләде. Ул яшь китап укучыларга, әниләргә бүләк итәр өчен, төсле кәгазьдән аппликация техникасында матур открытка ясап булуын күрсәтте. Нәтиҗәдә – бик матур открыткалар килеп чыкты. Мастер класс яраткан әниләргә багышланган шигырьләр уку белән тәмамланды.

Фото: Иске Чуаш Адәмсуы авылы китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев