Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары виртуаль чынбарлык турында тулырак белделәр

Цифрлы икътисад өлкәсендә Бөтенроссия белемне арттыру проекты кысаларында чираттагы «Саннар дәресе» узды.

Дәресләрдә 2 нче Аксубай мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары катнашты. «Саннар дәресе» укучыларны IT-технологияләр өлкәсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Информатика укытучысы Вячеслав Миронкин «виртуаль чынбарлык» һәм «өстәмә чынбарлык» төшенчәләре турында сөйләде. Укучылар виртуальлекнең ничек барлыкка килүе, аның кайда кулланылуы, һәм аны булдыруга кемнең катнашуы турында тулырак белделәр. Педагог технологияләрнең безнең кабул итүгә ни рәвешле йогынты ясарга мөмкин булуы турында аңлатты. Әйтик, виртуальлек атрибутлары – күзлек, шлем, контроллер, башка дөньяга чуму мөмкинлеге бирә, шул ук вакытта сенсор системалары ярдәмендә безнең аңны алдап, сизү органнары – күрү, ишетү, аңлау һәм башка органнар ярдәмендә мәгълүматларны кабул итү һәм анализлауны гамәлгә ашыра.

Башкарма комитет җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина Дәрес кунаклары булдылар. Алар балалардан көндәлек тормышта кешеләрне чолгап алган тагын нинди цифрлы технологияләр турында белүләре белән кызыксындылар. Үз чиратында, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары укучылар белән «киберкуркынычсызлык» төшенчәсе турында сөйләште. Ул Интернет челтәрендә белергә тиешле иминлек кагыйдәләре турында искәртте.

– Соңгы вакытта без гаджетларда, телефоннарда бик күп вакыт уздырабыз, кайчакта, хәтта тирә-юньдәге барган вакыйгаларны сизми дә калабыз. Глобаль челтәрдә куркынычлык бик күп. Куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләрен белми торып, мошенникларның мәкер-хәйләсенә эләгергә мөмкин. Шуңа күрә шәхси мәгълүматларны гомуми күзәтүгә җиткермәү бик мөһим. Моннан тыш, шәхси мәгълүматларны саклау өчен, төрле вируска каршы программалар, кушымталар һәм катлаулы парольләр кулланырга кирәк, – дип ассызыклады Илшат Моратшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев