Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай укучылары татар халкының уникальлеге турында сөйләделәр 

    3нче мәктәп укучылары “Сәләт-Аксубай” командасы составында “Без бергә!” Россия яшьләр берлегенең “Төрлеләр. Кыюлар. Яшьләр” федераль проекты кысаларында узган киң масштаблы марафонда катнаштылар.

    Бәйге 2021 елның сентябреннән алып 2022 елның мартына кадәр узды. Ул 4,5 меңнән артык катнашучыны берләштерде – бу бөтен илдән 400ләп команда. Ай саен балалар төрле биремнәрне үтәделәр, алар өчен баллар исәпләнде. Моннан тыш, бонус биремнәрен үтәп, алга чыгарга мөмкинлеге дә бар иде. Кыска гына вакыт эчендә марафонда катнашучылар мәдәни-ял чараларын тормышка ашырдылар, торак пунктларның брендларын өйрәнү буенча тикшеренү эшләре үткәрделәр, шулай ук Тик-Ток, комикслар, мастер-класслар, җырлар һәм башка материаллар булдырдылар. 

    Бәйге сынаулары нәтиҗәләре буенча финалга Россиянең кырык төбәгеннән 50гә якын команда үтте. Татарстан Республикасын «Без бергә!» Бөтенроссия укучы яшьләр фестивалендә ике команда тәкъдим итте, шуларның берсе –педагог Рушания Муратшина җитәкчелегендә 3нче Аксубай мәктәбенең «Сәләт-Аксубай» командасы. 

    Сәләтлеләр Бөтенроссия марафонында җиңүчеләр булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Алар Татарстан Республикасының гореф-гадәтләре турында сөйләү һәм башка милләт вәкилләренә татар халкының уникальлеген күрсәтү мөмкинлеге алдылар. Команда җитәкчесе Рушания Моратшина балаларны әзерләүдә һәм аларның катнашуын оештыруда ярдәм иткәне өчен «Содружество» АУМ РСМның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

    Фестиваль Анапада «СМЕНА» Бөтенроссия балалар үзәгендә узды. Ике атна дәвамында укучы яшьләр, Россиянең кырык төбәгеннән килгән иң актив, иҗади һәм иң яхшы балалар илебезнең күпмилләтле халкы үзенчәлекләре белән таныштылар. 

    Фестиваль кысаларында халык мәдәнияте күргәзмәләре тәкъдим ителде, халык уеннары, бию, гамәли халык иҗаты элементлары белән мастер-класслар һәм иҗади чыгышлар узды. Балалар Россиянең җәмәгать эшлеклеләре белән очраштылар. Моннан тыш, аларга социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә компетенцияләрне арттыру буенча белем бирү курслары узу мөмкинлеге дә тудырылды. 

    «Без бергә: Төрлеләр. Кыюлар. Яшьләр» фестивалендә активлык күрсәткән 50 актив һәм иҗади яшь кеше Россия яшьләр берлегенең яңа әгъзалары булдылар. Алар арасында 3нче Аксубай мәктәбенең 10 «Б» сыйныф укучысы Николай Сабаев та бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: