Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары табигатьне яратулары турында сөйләштеләр

Савгач авылы паркында китапханәче Наталья Сергеева яшь китап укучылар белән «Җир – безнең уртак йортыбыз» дигән экологик сәгать үткәрде.

Монда шулай ук балалар «Табигать – бөтен тереклекнең анасы» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Савгач мәктәбе укучылары каникул көннәрендә дә китаплардан аерылмыйлар, аларны теләп укыйлар. «Ачык һавадагы китапханәдә» очрашуның темасы булып экология, табигатькә сак караш торды. Бу хакта күп кенә китапларда әйтелгән. Экологик сәгатьтә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләренә, аларны яклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Катнашучылар әсәрләрдән өзекләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр.

Бу очрашуда укучылар әйләнә-тирә дөнья турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр.

Балалар чарада катнашып, табигатьне ярату – димәк, аңа сакчыл караш, дигән мөһим хакыйкатьне аңладылар.

Фото: Савгач авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев