Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары сугыш чоры мохите белән очраштылар

Савгач мәдәният йортында «Пушкин картасы» Бөтенроссия проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Хәтерлибез! Горурланабыз!» дигән патриотик сәгать узды.

Емелькино, Савгач урта мәктәпләренең һәм Иске Савруш төп мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән чараны район мәдәният йорты белгечләре оештырды. Савгач авыл мәдәният йорты булачак Ватанны саклаучыларны колач җәеп каршы алды, мәдәният хезмәткәрләренең иҗат коллективы алар алдында, учак янында җырлар, солдат боткасы, фронттагы кырыс көннәр күренешләре белән сугыш еллары мохите тудырдылар, бу яшь аудиториядә дулкынландыргыч хисләр тудырды.

Мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән мастер-класслар, хәрби эш нигезләрен белүгә теоретик һәм гамәли бәйгеләр оештырдылар, флешмоб үткәрделәр. Укучылар бәйгеләрдә кызыксынып катнаштылар, яхшы теоретик белем белән аерылып торучы, утлы коралны кыска вакыт эчендә сүтеп-җыю күнекмәләренә ия булучы укучылар район мәдәният йортыннан грамоталар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев