Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары шаһитлар истәлекләре буенча сугыш турында күбрәк белделәр

«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай балалар китапханәсендә «Кырыс 41нче ел» дип исемләнгән тарих сәгате үтте.

Илнең фаҗигале тарихыннан белүебезчә, совет кешеләренең тыныч тормышы 22 июньдә өзелгән. 1941 елда – Бөек Ватан сугышы башлана. 80 ел узса да, халык хәтерендә бу көннәр турында истәлекләр әле дә исән.

«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Аксубай балалар китапханәсендә «Кырыс 41нче ел» тарих сәгате вакытында район тарихыннан яңа мәгълүматлар ачтылар. Чара барышында балалар аксубайлыларның «Сугыш чоры балалары» һәм «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» китабыннан истәлекләрне укыдылар. Шаһитлар истәлекләре буенча 1941 елның 22 июнендә Аксубай авылында ярминкә узганын белделәр. Кешеләрнең кәефләре бәйрәмчә, күтәренке була. Һәм аны сугыш башланган, дигән куркыныч хәбәр боза.

Шулай ук балалар Бөек Ватан сугышы турында презентация карадылар. Әңгәмә сугыш елларында хәрби комиссариат булган мемориаль такта янында дәвам итте.

Фото: балалар китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев