Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай укучылары сафта тигез атлыйлар

    Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбендә укучылар белән патриотик эш югары дәрәҗәдә алып барыла.

    Мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы актив бара. Әлеге айлык кысаларында мәгариф учреждениесендә чаралар циклы узды.

    Балалар белән очрашуга рәсми кунаклар: ДОСААФ район оешмасы рәисе Петр Волков, район яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Никитин килде.

    Бу көнне мәктәптә яшь армиячеләр дружинасына кабул итү, «Аҗаган» хәрби-патриотик уены, конкурслар, укулар, сафта йөрү һәм җыр смотры үткәрелде.

    Кәкре Күл мәктәбе укучылары ел саен  сафта йөрү һәм җыр башкару конкурсына ныклап әзерләнәләр. Балаларның чыгышларын Петр Волков һәм Алексей Никитин бәяләде. Кунаклар балаларның сафта йөрү әзерлегенә яхшы бәя бирделәр. Алар билгеләп үткәнчә, бу әле коллективның бердәмлеге күрсәткече дә.

     

    Фото: Кәкре Күл урта мәктәбе архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: