Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай укучылары онлайн-турнирда көч сынашып, җиңүләргә ирешәләр

    Районда онлайн форматта шахмат һәм шашка буенча ярышлар актив узды.

    Playok.com сайтында онлайн форматта 2003 елларда туган һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында шахмат һәм шашка буенча шәхси команда беренчелеге узды. Һәм ул район мәктәпләре укучылары өчен иң яраткан спорт төрләренең берсе булуын чираттагы тапкыр исбатлады.

    Шахмат буенча онлайн-турнир түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамланды: катнашучылар арасында Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) җиңүче дип танылды. Икенче урында – Данила Маклаков, өченчедә – Илсаф Даутов (икесе дә 2нче Аксубай мәктәбеннән).

    Кызлар арасында: I урында – Эльвира Әхмәтҗанова, II урында – Юлия Борисова (икесе дә 2нче мәктәп укучылары), III урында – 3нче Аксубай мәктәбеннән Александра Горбунова. Команда беренчелегендә 2нче Аксубай мәктәбе турнир таблицасының беренче баскычында, аның артыннан: Түбән Татар Майнасы һәм 3нче Аксубай мәктәпләре.

    Шашка буенча онлайн-турнирда яшүсмерләр арасында өченче мәктәп вәкиле Илья Альдиванов, барлык көндәшләрен дә җиңеп, ярышлар лидеры булды. Икенче позициядә Савгач мәктәбеннән Константин Тимофеев, өченчедә – 2нче Аксубай мәктәбеннән Максим Борисов. Шашкачы кызлар арасында Эльвира Әхмәтҗанова (2нче Аксубай мәктәбе) көннең иң югары нәтиҗәсен күрсәтте, Динә Галиева (3нче Аксубай мәктәбе) һәм Камилла Тимофеева (Савгач мәктәбе) икенче һәм өченче призер булдылар.

    Команда зачетында 3нче Аксубай мәктәбе шашкачылары, үзләреннән соң икенче мәктәп һәм Савгач мәктәбе катнашучыларын калдырып, ярыш җиңүчеләре булдылар.

    – Районда шахматны үстерүгә, күпсанлы катнашучыларның бер мәйданчыкта җыелуына мөмкинлек бирмәгән куркыныч вируска каршы бернинди кисәтү чаралары да киртә була алмый, – дип белдерде турнирга нәтиҗә ясап шахмат клубы җитәкчесе Геннадий Горбунов. – Интеллектуаль уен яратучылар өйләрендә компьютер артында утырып та ярышырга мөмкинлек табалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: