Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары ил тарихын хәтерлиләр һәм горурланалар

Мәдәният йорты хезмәткәрләре районның мәгариф бүлеге белән берлектә тормышка ашырган Пушкин картасы Бөтенроссия проекты Аксубай районында зур яңгыраш тапты.

«Хәтерлибез, горурланабыз» дигән патриотик юнәлештәге чара район үзәге мәктәпләре, Иске Тимошкино, Иске Мокшино, Савгач, Иске Савруш, Иске Кыязлы, Сөнчәле, Иске Үзи белем бирү учреждениеләре укучыларын колачлады. Бу – 14 яшьтән 17 яшькәчә булган 500дән артык бала.

Район мәдәният йортының иҗат коллективы белән очрашуларда укучылар үзләре өчен илебезнең данлы тарихыннан бик күп кызыклы яңалыклар ачтылар: герой-шәһәрләр белән таныштылар, «солдат привалы»нда булдылар, «фронт» боткасыннан авыз иттеләр, «сугышчылар» белән бергә сугыш чоры җырларын башкардылар. Алар шулай ук флешмоб һәм мастер классларда катнаштылар, хәрби эш нигезләрен белүләрен күрсәттеләр.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев