Аксубай укучылары француз теле буенча белемнәрен яхшырттылар
Чит телләрдәге «Урамнар аларның исемнәре белән аталган…» республика видеороликлар бәйгесенә йомгак ясалды.
2021 елның 10 сентябреннән 20 ноябренә кадәр биш номинациядә чит телләрдәге видеороликлар республика бәйгесе узды. Оештыручылар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, бәйге тематикасын билгеләделәр – хәрби-патриотик.
Бәйгегә районнан төрле номинацияләрдә 4 эш җибәрелгән иде. Финалга 2 нче Аксубай мәктәбе укучылары Максим Борисов һәм Ильмир Аюхановның эше үтте. Аларның «Француз телендәге «Урамнар аларның исемнәре белән аталган…» видеороликлар номинациясендә күп этаплы эше II дәрәҗә диплом белән билгеләп үтелде. Проект җитәкчесе – чит телләр укытучысы Ольга Маланчева.
Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев