Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары дөнья дәрәҗәсендәге мәгълүмати технологияләр белән таныштылар

Савгач мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә оештырылган KAZAN DIGITAL WEEK-2021 Халыкара форум күргәзмәсендә булдылар.

Форумга бару укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру кысаларында үтте. Балалар «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында һәм демонстрацион залларында булдылар, анда хәзерге вакытта DigitalSkills 2021 мәгълүматлар технологияләре өлкәсендә Ворлдскиллс стандартлары буенча III Тармак чемпионаты оештырылган.

Укучыларга һөнәри осталыкта 35 компетенция буенча цифрлы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсе ярышларында Россиянең 29 шәһәреннән 300гә якын дәгъвачы көч сынашуын белү бик кызыклы булды. Әлеге сәфәр авыл мәктәпләре укучылары өчен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч булды, чөнки халыкара дәрәҗәдәге цифрлы технологияләр белән танышу мөмкинлеге тәкъдим ителде. Күргәзмәдә күргәннәр киләчәктә һөнәр сайлауда үз ролен уйнарга мөмкин.

Фото Савгач мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев