Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары блокада икмәге турында белделәр

”Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә Бөтенроссия хәтер дәресе кысаларында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар белән «Блокада икмәге» дигән акция узды.

Тематик дәрес Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасы турындагы тарихи хәтерне саклау максатыннан оештырылды.

Бүлекчә хезмәткәрләре балаларга 1941 елның 8 сентябрендә шәһәрнең ничек боҗрага алынуы турында сөйләделәр. Шәһәрне чолганыштан азат итү 1944 елның 27 гыйнварында тәмамлана. Чарада катнашучылар кырыс сугыш еллары, ленинградлыларның һәм Нева елгасы янындагы шәһәрне саклаучыларның тиңдәшсез батырлыгы турында күп кенә яңалыклар белделәр. Ә аның символы – 125 грамм кара ипи кисәге (бу иң аз күләмдә ипи бирү нормасы шәһәр чолганышта калгач билгеләнгән була) акциядә катнашучыларның күңеленә бик тирән үтеп керде.

Тарихи дәрес вакытында балалар Ленинградны саклаучы разведчиклар ролендә чыгыш ясадылар һәм кайбер биремнәрне уен формасында үтәделәр. Алар шулай ук Ленинград блокадасының тарихи фактлары белән кызыксынып таныштылар, чолганышны кичергән яшь ленинградлыларның язмышлары турында белделәр.

Фото: ”Нежность” комплекслы үзәк архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев