Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары белән яшьләр эшләре турында фикер алыштылар

Аксубай районында «Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында дәүләт тармаклары вәкилләренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары белән очрашулары уза.

Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, директор центра Форпост үзәге директоры Динә Ибляминова һәм ОПОП җитәкче-белгече Фоат Абдуллин Советлар Союзы герое Г.Романов исемендәге Кәкре Күл, Н.Савруков исемендәге Сөнчәле, З.Шәрәфетдинов исемендәге Карасу мәктәпләре укучылары белән очраштылар.

Укучылар белән аралашуның төп темалары – уку һәм ял вакытында үз-үзеңне тәртипле тоту, яшьләрнең мәдәни, спорт чараларында, иҗади эшчәнлектә катнашулары. Ведомство вәкилләре яшь аудитория белән яхшы элемтә урнаштырдылар, шул рәвешле рәсми очрашулар йомшак кына кызыклы әңгәмәгә күчте.

Балаларны районда оештырылган мәдәни һәм спорт чараларында, патриотик акцияләрдә, волонтерлар хәрәкәтендә катнашырга чакырдылар. Укучылар «ГТО» Бөтенроссия физик культура һәм спорт комплексы нормативларын тапшыру мөмкинлекләре, бөтен ил буенча «АИС Молодежь» яшьләр активлыгын исәпкә алу системасы турында җентекләп белделәр.

 

Фото яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев