Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары ашыгыч хәлләрдә югалып калмауларын күрсәттеләр

Террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында, район үзәге мәктәпләре укучылары арасында «Террорчылыкка – Юк!» дигән интеллектуаль квест-уен узды.

Чара Гуляев исемендәге скверда, район башлыгының коррупциягә каршы каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова булышлыгында Аксубай үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә үтте.

Район мәктәпләре укучылары төрле темалар буенча интеллектуаль квест-уеннарда зур кызыксыну белән катнашалар. Террорчылыкка каршы көрәш буенча «Террорчылыкка – Юк!» айлык кысаларында үткәрелгән әлеге маҗаралы уен да бик мавыктыргыч булды.

Анда өч команда катнашты, алар сюжет буенча биремнәрне 5 станциядә үтәделәр. Ә нәкъ менә: «Дөрес эшлә», «Ашыгыч чакыру», «Беренче ярдәм», «Куркынычсызлык» «Сүзлекләрдән эзләү» станцияләрендә тәкъдим ителгән ситуацияләрнең дөрес чишелешен сайлау һәм аларны аңлатып бирү, ашыгыч хезмәтләрнең номерларын, төрле имгәнүләр алган вакытта зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерү, кроссвордларны чишү, кодлы сүзне, сүзлекләрдән тәкъдим ителгән сүзләрнең төгәл мәгънәсен табу һәм алар ярдәмендә катлаулы җөмләләр төзү.

Әйтергә кирәк, катнашучылар барлык биремнәрне дә «бик яхшы» билгесенә үтәделәр. Балалар ашыгыч хәлләрдә дөрес ориентлаша һәм аннан югалтуларсыз чыга алуларын күрсәттеләр.

Квест-уен ахырында район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова терроризм һәм экстремизмның җәмгыять өчен нинди куркыныч тудыруы турында әңгәмә үткәрде.

 

Фото: Аксубай үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев