Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары алдында борынгы татар китапларының тарихы ачылды

Аксубай үзәк китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында татар телендә борынгы китаплар коллекциясе тупланган.

Китап укучылар авыл китапханәләренә, үзәк китапханәгә 70 данәдән артык төрле басмаларны алып килгәннәр. Шул исәптән – кулъязмалар, басма китаплар, Коръән китабы, намаз уку буенча календарьлар, кызыклы әдәбият, уку әсбаплары. Кулъязма китапларның берсе 1873 елда басылган.

– Бу борынгы китапларны без бик саклык белән генә реставрацияләдек, – ди әйдәп баручы китапханәче Фаимә Гатина. – Бу – хәзерге заман укучылары өчен чын ядкарь. Аларны ачыкларга, кайбер моментларны ачарга тарихчы, Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры Рафыйк Насыйров ярдәм итте.

Борынгы китаплар җыю дәвам итә. Китапханәдә әлеге әдәбият буенча презентация әзерләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев