Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай участок вәкиле янган сарай эченнән ир-атны алып чыккан 

Полициянең участок вәкиле Илнур Гелметдинов Аксубай бистәсенең Кызыл Армия урамындагы кибеткә керә, ә аннан чыккач – уңда, сәүдә ноктасыннан ун метрлар чамасы ераклыкта янгынны күреп ала.

– Кибеткә кереп чыгуыма биш минут та узмады, югыйсә мин янгынны кергәндә үк күреп алган булыр идем, – дип сөйли. – Корылмалар иске, агач, ут бик тиз таралды. 

Полиция хезмәткәре санаулы секундлар эчендә сарай янган йортның ишегалдында була инде. Хәлне бәяләү өчен, эчке якка күз сала һәм анда ятып торган ир-атны күреп ала. Аны кулларыннан эләктереп, дөрләп янган утардан алып чыга һәм оператив хезмәтләрнең телефон номерларын җыя башлый. 

102 нче янгын часте мәгълүматлары буенча янгын 25 март көнне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Кызыл Армия урамындагы хуҗалыкта килеп чыккан. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сорау алучысы Рәсим Ислямов шәрехләгәнчә, янгын чыгуына китергән якынча сәбәп - йорт хуҗасының ут белән саксызлыгы. 

Полиция хезмәткәре дә, ир дә зыян күрмәгәннәр. Хәер, полиция хезмәткәре тиешле вакытта һәлакәт урынында булмаса һәм ашыгыч карар кабул итеп, оператив эш итмәсә – янгын аянычлы тәмамланган булыр иде. Илнурның мондый гамәле турында без бүген генә аның хезмәттәшләреннән белдек. Тыйнак, төгәллек яраткан полиция хезмәткәре безнең хәбәрче белән аралашканда да аз сүзле булды. 

– Безнең эштә төрле хәлләр була, гаилә низагларына чыгарга да, котырынган ирнең кулыннан пычагын тартып алырга да, сугыш чукмарларын тынычландырырга да туры килә. Мондый хәлдә теләсә кем шулай эшләр иде минемчә, – дип сөйл участок вәкиле. 

33 яшьлек полициянең өлкән лейтенанты Илнур Гелметдинов эчке эшләр органнарында 12 эшли инде, 2015 елдан – полициянең участок вәкиле булып. 

Хезмәтен ул Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә башлый, аннан соң Чирмешәнгә күчерелә. Узган ел күрше районда ул ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы полиция участок вәкиле” итеп танылды. 

2020 елның 1 гыйнварында үз районы бүлегенә кайтты – Рус Кармәте, Дума, Шәрбән, Трудолюбо һәм Кәкре Күл авылларында участок вәкиле булып эшли. 

Хезмәттәшләре Илнур турында, эштә һәрвакыт киңәшләре, гамәлләре белән ярдәм итүче ышанычлы дус һәм иптәш буларак мактап сөйлиләр. 

Безнең янәшәбездә менә шундый тыйнак геройлар яши һәм эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев