Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай туган якны өйрәнү музеенда «Таныш булмаган сукмак буйлап» дип исемләнгән күргәзмә эшли

    Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда Чистай рәссамы Кадрия Шарова эшләреннән торган күргәзмә эшли.

    «Таныш булмаган сукмак буйлап» дигән экспозициядә төрле жанрдагы картиналар, натюрмортлар, портретлар тәкъдим ителгән. Музейга килүчеләр күргәзмә белән кызыксынып танышлар. Рәссам үз эшләрендә туган як табигатен, кешеләрнең холкын, эчке дөньясын бик нәзакәтле һәм оста итеп ачып бирә алган.

    Бирегә мәктәп укучылары, яшьләр һәм рәсем сәнгатенә битараф булмаган өлкән буын кешеләре йөри. Музейга күргәзмә белән танышырга берән-сәрән дә, төркем белән дә киләләр. Экспозиция белән «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче тармак ветераннары да танышты. Алар онытылмаслык тәэсирләр алдылар. Кадрия Шарованың картиналары күргәзмәсе 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.
    Фото: музей архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: