Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай тренеры балаларга физик культура һәм спортка тугрылык тәрбияли 

Спорт мәктәбе тренеры Рәис Бикушев спортта уңышларга ирешүче спортчыларны тәрбияли.

Рәис Бикушев күп еллар спорт мәктәбендә тренерлык эшчәнлеген Иске Ибрай мәктәбендә укытучылык эшчәнлеге белән бергә уңышлы алып бара. 2010 елда ул “Физик культура отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән, ә бер ел элек “Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булган, шулай ук бүләкләре арасында “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен” медале дә бар. 

Рәис Харис улы Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган. Өч ел диңгез флотында хезмәт итә. Соңрак Казан педагогика институтының спорт факультетын тәмамлый. Аның хезмәт стажы егерме елдан артык. 

Уллары Рәмис белән Рәфис һәм кызы Ләлә өчен ул үрнәк әти. Балалары аңа охшарга тырышалар. Билгеле, ул аларга бар эштә дә яхшы үрнәк күрсәтә – тәртипле гаилә башлыгы, талантлы педагог, авыр һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнүче күпьяклы спортчы. Тормыш иптәше Лилия аның өчен ышанычлы тыл булып тора, һәр яклап ярдәм итә. Хәтта спорт белән дә алар бөтен гаилә белән шөгыльләнәләр. 

Рәис Бикушев үз тирәсендәге кешеләрне дә спортка җәлеп итә, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек белән күп нәрсәгә ирешергә мөмкин булуын үз мисалында раслый. Ул физик культура һәм спортка тугрылыгын үз канаты астында тәрбияләнгән спортчыларга да, балаларга да тапшыра. 

Иске Ибрай мәктәбе укучысы булган кызы Ләлә чаңгы ярышлары буенча Аксубай районы җыелма командасы әгъзасы булып тора. 2019 елда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгесенә сынау нормативларын үтәде. Уллары Рәмис һәм Рәфис район һәм республика дәрәҗәсендәге чаңгы ярышларында күп тапкырлар призлы урыннар яуладылар. Иске Ибрай мәктәбен тәмамлап, алар бүгенге көнгә кадәр төрле спорт чараларында район данын яклауларын дәвам итәләр. 

“Спортта бердәмнәр – бөтен җирдә дә бердәм. Сәламәт һәм көчле кешеләр теләсә кайсы эштә уңышка ирешә алалар”, – дип саный Рәис Бикушев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев