Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай тәрбиячеләре «Яшел ут» өчен көрәште

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «Яшел ут» бәйгесе балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау максатыннан үткәрелә.

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәм юлда үзеңне имин тотуга өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче исемен алу өчен районның җиде тәрбиячесе көрәш алып барды. Катнашучыларны “ЮХИ” ДБУның Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Гөлсирә Хәйруллина, ЮХИДИ инспекторы Илшат Сибгатуллин, муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова сәламләделәр.

Бәйге финалы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне генә түгел, шулай ук балалар белән дәресләрдән өзекләр күрсәтүне дә үз эченә алды. Лилия Салахова («Буратино» балалар бакчасы) бәйге җиңүчесе булды, Светлана Маслаковага («Колобок» балалар бакчасы) – икенче, Ирина Леонтьевага (“Кояшкай” балалар бакчасы) өченче урын бирелде.

Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында да урыннар билгеләнде: беренче урында – «Кояшкай», икенчедә – «Буратино», өченчедә – «Колобок».

Бәйге җиңүчеләре һәм призерлары Нурлат шәһәренең «ЮХИ» ДБУ территориаль идарәсеннән кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев