Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Аксубайда террорчылыкка каршы көрәштә Бердәмлек көне кысаларында «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе узды.

Район мәдәният йортында 2004 елның 3 сентябрендә Бесланда булган куркыныч фаҗига корбаннарын искә алу өчен мәктәп укучылары, район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды. Бу кайгылы көндә террорчылар кулыннан 334 кеше һәлак булды, шуларның 168е – балалар. Террорчылыкка каршы көрәштә Бердәмлек көне, кешеләр бу фаҗиганы онытмасын, безнең җәмгыятьтә мондый кешелеккә каршы күренешкә урын булмасын өчен, ел саен уздырыла.

Акциядә катнашучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров чыгыш ясады.

– Беслан мәктәбендә якын кешеләрен югалткан кешеләрнең йөрәк әрнүе бүгенге көнгә кадәр тынмый, – диде ул. – Без аларның авыр кайгысын уртаклашабыз. Безнең тормышта моңа охшаш фаҗигаләр кабатланырга тиеш түгел.

Акциядә катнашучылар алдында шулай ук Аксубай правослау чиркәве башлыгы Александр Качаев, район мөхтәсибе урынбасары Илнар хәзрәт Сафиуллин, район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова чыгыш ясадылар. Балаларга террорчылык актлары янаган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү мөһимлеге, шикле әйберләргә тап булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искә төшерделәр. Террорчылыкка каршы көрәштә Бердәмлек көненә багышланган әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим ителде.

Акциядә катнашучылар Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Акциянең символик мизгеле үзәк паркта чәчәк түтәлләре янында узды. Балалар һәм өлкәннәр учларына су алып, чәчәкләргә сиптеләр, ә аннары күккә ак шарлар очырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев