Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай Тәхет бәйрәмен билгеләп үтте

10 февральдә Аксубай правослау чиркәве Феодосий Тотемский хөрмәтенә Тәхет бәйрәмен билгеләп үтте.

Иртән Аксубай правослау чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте узды. Аксубай һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр изгене хөрмәтләп искә алу һәм аның игелекле эшләре өчен рәхмәт белдереп гыйбадәт кылдылар.

Безнең район правослау мәхәлләләре руханилары белән бергә литургияне Нурлат, Чирмешән районнары руханилары һәм Чистай-Түбән Кама епархиясе вәкиле Николай Страхов үткәрде. Иртәнге гыйбадәттән соң кыңгырау чыңы тирә-юньне тулыландырды. Сәгать 10да чиркәү янындагы мәйданчыкта традицион халык күңел ачулары башланды. Зур самавыр үз урынын алды. Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре кунакларны кайнар чәй һәм телне йотарлык камыр ризыклары белән сыйладылар.

– Барыгызны да Тәхет бәйрәме, безнең яклаучыбыз Феодосий Тотемскийны искә алу көне белән ихластан котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте мәхәллә халкына Аксубай правослау чиркәве башлыгы Александр Качаев. – Сезгә бәхет, сәламәтлек, йортларыгызда тынычлык хөкем сөрүен телим!

Музыка яңгырады, үзешчәннәр аксубайлыларга матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәмгә килүчеләрне кышкы салын көн дә куркытмады, алар артистларга кушылып биеделәр, җырладылар. Бу көнне барлык кунакларны да якшәмбе мәктәбенең аш бүлмәсендә тәмле төшке аш белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев