Аксубай терлекчесе предприятие уңышына үз өлешен кертә
Нәфисә Минабетдинова – «Аксу Агро» ҖЧҖ Сөтчелек комплексының алдынгы хезмәтчәннәренең берсе.
Ул 16 ел терлекчелектә эшли. Шуның 11 елын – әлеге коллективта. Нәфисә Рәшит кызы көн дәвамында савым сыерларын тәрбияләү буенча күптөрле функцияләр башкара. Шулай ук маллар арасында авыруларны, аларның үлем очракларын кисәтү буенча профилактик чараларда да катнаша.
«Аксу Агро» ҖЧҖнең Сөтчелек комплексы җитештерү күрсәткечләре буенча районда алдынгылар рәтендә. Бу уңышларда Нәфисә Минабетдинованың да тырышлыгы бар. Терлекченең хезмәте югары бәяләнгән. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев