Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай терлекчеләре нәтиҗәле эшли

Районның терлекчелек фермаларында терлекләрне кышкы абзарда тоту мәсьәләләре буенча күчмә семинар-киңәшмәләр дәвам итә.

Бу киңәшмәләрнең максаты - терлекчелектәге эшләрне яхшырту, терлекләрнең продуктлылыгын арттыру резервларын активлаштыру. Терлекчеләр белән очрашу вакытында проблемалы мәсьәләләр күтәрелә, алдагы чорга бурычлар билгеләнә. Чираттагы күчмә киңәшмә « Аксубай»агрофирмасы территориясендә узды. Яңа Дума  авылында  мөгезле-эре терлекләрне симертү белән шөгыльләнәләр. Биредә 180 баш үгез асрала. Терлекләрне яхшы карау, ашату эшләре җайга салынган.

Нәтиҗәдә алар көн саен сигез йөз граммнан артык авырлык җыялар. Терлекләрне симертү эшендә Дума  халкы эшли. Агрофирма җитәкчеләре әйтүенчә, терлекчелектә эшләүчеләр бик тырышлар, шуңа бу объектка зур өметләр баглана.

– Терлек симертү табыш бирергә тиеш, - дип ассызыклады киңәшмәдә катнашучылар. - Бу - терлекчеләрнең хезмәт хакы да, тармакның алга таба үсеше өчен мөмкинлекләр дә.  

Карасу сөт комплексы территориясендә узган киңәшмәдә дә терлекчелек тармагындагы үзгәрешләрне билгеләп үттеләр. Биредә 350дән артык савым сыеры бар. Ферманың  төрле авыр чорлар кичергән чагы, эшчеләргә хезмәт хакы түләүдә кыенлыклар туган чаклары да булган. Әмма бүгенгесе көнгә хәлләр тамырдан үзгәргән, терлекчеләр гыйнвар ае өчен хезмәт хакы алганнар

 - Ферма киләчәккә йөз тотып эшли, – дип мәгълүмат бирде «Аксубай» АФ генераль директоры Әсгать Габдуллин. - Монда сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә. 200 баш тана өчен өченче корпус ачарга планлаштырабыз. Озакламый алар фермаларның сөт көтүен тулыландырачак. Киңәшмәдә катнашучылар савым сыерлары, яшь терлекләр асрала торган корпусларны карадылар, ферма эшчеләре, урта буын җитәкчеләр белән аралаштылар, сыерларның продуктлылыгын арттыру буенча киңәшләр бирделәр. 

 - Сез фермадагы гомуми хәлне яхшырту өстендә намуслы эшләдегез, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов ферма хезмәткәрләре белән әңгәмәсендә. - Хәзер төп бурыч – савым күләмен арттыру. Моның өчен булган барлык резервларны кулланырга кирәк.  

График буенча өченче семинар  «Баланда» бүлегенең симертү мәйданчыгында узды. Әлеге объектта 420 баш  мөгезле-эре терлек бар. Җитәкчеләр биредәге эш торышын да уңай яктан бәяләделәр.Терлекләрне ике терлекче карый. Аларның эшкә һөнәри якын килү күрсәткечләре - 800 граммнан артык көндәлек артым.

Семинарда катнашучылар бу бүлекнең товарлыклы-сөтчелек  фермасында булдылар. Биредә 350дән артык савым сыеры бар. Сөт саву күрсәткечләрен арттыру өчен барлык резервлар да бар. Агрофирмада лейкозны профилактикалау буенча зур эш алып барыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев