Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай техникумының производствога өйрәтү осталары комбайн штурвалы артына утырдылар

    Аксубай техникумының өйрәтү хуҗалыгында урып-җыю чоры башланды. Арпа суктыруга өч комбайн чыкты

     Алар белән тәҗрибәле производствога өйрәтү осталары, бер үк вакытта уңган игенчеләр дә булган Александр Пеньков, Андрей Иванов һәм ярдәмчесе, АТУТ шәкерте Инсаф Хөснуллин белән Рафаэль Фатушев идарә итә. Техникумның өйрәтү хуҗалыгында бөртекле культуралар 900 гектарга якын мәйдан били. Алда – җиңел булмаган, киеренке чор. Суктыруның беренче әйләнеше уңышның яхшы булуын күрсәтте. Хәзер иң мөһиме аны вакытында җыеп алу һәм саклауга салу. Тәҗрибәле игенчеләр фидакарь хезмәт куярга әзер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: