Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумында ремонт һәм төзелеш эшләрен 1 июньгә төгәлләргә планлаштыралар

Хезмәт коллективларының район башлыгы белән очрашуы кысаларында Аксубай универсаль технологияләр техникумында очрашу булып узды.

Камил Гилманов уку йорты директоры Фәрхат Аюпов озатуында техникум территориясен карап чыкты, биредәге төзелеш эшләре барышына бәя бирде.

Монда территорияне төзекләндерү белән беррәттән уку корпусларын, тулай торакны, гаиләләр яшәгән якны, гаражларны ремонтлыйлар.

Техникумның бүген районда иң матур биналарның берсе булуы әллә кайдан күзгә ташлана, аның территориясе дә иң төзеге. Биредә яңа уку елына 260 урынга исәпләнгән «Студент йорты» ремонтланды, һәр бүлмәдә – санузел, кайнар су, һәр катта – юыну кабиналары. Тулай торакны ремонтлау белән беррәттән автодром, йөгерү юлы да төзелде.

Быелгы ремонт эшләренә, техникум җитәкчелеге һәм коллективы инициативасына бәя биреп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ремонт эшләренә өстәмә йөз миллион сумнан артык акча бүлеп бирде.

Якын арада лаборатория-практик дәресләр өчен һәркайсы 1500 квадрат метр тәшкил итәчәк ике бина, тулай торактан уку корпусына җылытылган күчү юлын төзү эшләре башланачак, территорияне төзекләндерү алга таба да дәвам ителәчәк.

Замана таләпләренә туры килгән трактодром, тир, теплицалар, хәтта мунча да төзергә ниятлиләр, чөнки уку йортында ятим балалар да белем ала.

Техникум директоры Фәрхат Аюпов район башлыгын төзелеш эшләре эскизлары белән таныштырды, 2020 елның 1 июненә барлык акчалар да үзләштереләчәк һәм ремонт эшләре дә шул вакытка төгәлләнәчәк, дип ышандырды.

Камил Гилманов техникум коллективы, биредә белем алучы шәкертләр, аларның әти-әниләре белән очрашты, район тормышы, быел аны төзекләндерү планында, шул исәптән үзара салым акчасы хисабына да нинди эшләр башкарылганлыгы хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев