Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумында хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Аксубай универсаль технологияләр техникумында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Техникумның актлар залы тантанада катнашучыларны – район мәктәпләреннән чакырылган өлкән сыйныф укучыларын, район мәгарифенең ветеран хатын-кызларын, техникум ветераннарын, хезмәткәрләрне, белем бирү учреждениесе студентларын көчкә сыйдырды. Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов җылы сәламләде.

– Районда кешеләр яхшы яшәсен өчен күп эшләнә, дип билгеләп үтте ул. – Яшьләр өчен дә, өлкән буын өчен дә. Районның киләчәге – ул сез. Техникум сезнең хезмәт тормышыгыз өчен яхшы башлангыч булырга мөмкин. Биредә авыл хуҗалыгы һөнәрен алу өчен менә дигән шартлар тудырылган. Техникум шәһәрләрнең иң яхшы һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында көндәшлеккә ия. Һәм сезнең өчен, хөрмәтле кызлар, ул булачак һөнәр өчен старт мәйданчыгы булып тора.

Гүзәл затларыбызны Халыкара хатын-кызлар көне белән АТУТ директоры Фәрхат Аюпов котлады. Ул шулай ук республика, район җитәкчеләренә соңгы елларда башкару мөмкин булган зур ремонт ясауда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Бу көн залда утыручы хатын-кызлар һәм кызлар өчен бик күп сюрпризлар алып килде. Алып баручылар исемлек буенча барлык гүзәл затларны сәхнәгә чакырдылар. Район һәм техникум җитәкчелеге залда утыручыларның алкышларына күмелеп тантанага чакырылган һәр кунакка бүләкләр тапшырды – бәйрәмнән беркем дә буш кул белән китмәде. Сәхнәдән яшь буынга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре, үгет-нәсихәтләр, теләкләр яңгырады. Аудиториядә яхшы, уңай атмосфера хөкем сөрде. Чыгыш ясаучыларның чыгышлары дулкынландыргыч, ихлас булды, концерт номерлары алкышларга күмелде. Очрашу ахырында кунакларны тәмле төшке аш белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев