Аксубай техникумы талибәсе «Алтын куллар технологиясе» республика конкурсында иң яхшысы булды
Аксубайда конкурста катнашу өчен Татарстанның унҗиде районыннан «Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе» белгечлеге буенча белем алучы студентлар җыелды
Сәламләү сүзләре белән оештыру эшләре буенча директор урынбасары Владислав Борисов чыгыш ясады.
- Хөрмәтле кунаклар, конкурста катнашучылар, без сезне Аксубай техникумында сәламләвебезгә шатбыз. Барыгызга да уңышлар, җиңүләр телим!
Конкурсантларның һөнәри күнекмәләрен теоретик белемнәрдән алып практикага кадәр ныклап тикшерделәр.
Җирәбә салганнан соң, беренче сменага эләккән конкурста катнашучылар практик биремгә керештеләр, ул ике сәгать дәвам итте, ә икенче сменада катнашучылар бу вакытта конкурсның теоретик этабын үтәделәр.
Һөнәри бәйгедә Аксубайны өченче курс студенты Алена Григорьева катнашты.
Кухняда, конкурс кагыйдәләрен кабат аңлатканнан һәм куркынычсызлык инструктажын үткәргәннән соң, катнашучылар үз боксларының тулыланышын тикшерделәр һәм практик биремгә керештеләр. Бурыч - технологик процессның барлык нормаларын үтәп, татар халкының милли ризыклары чәк-чәк һәм татлы әзерләү иде. Шулай ук һәр конкурсантка эш коралларын әзерләүдә һәм савыт-саба юуда ярдәм иткән волонтер да билгеләнгән иде.
Балалар эшкә тотынганда, аларның игътибарлылыгына һәм осталыгына көнләшерлек иде. Төгәл эзлекле гамәлләр шаккатырды, ә экспертлар аларның һәр гамәлен күзәтте һәм һөнәри осталыкларын бәяләде.
Конкурста җиңү өчен 100 балл җыярга кирәк иде, теоретик өлеш өчен - 30 (бер дөрес җавап өчен бер балл), практик өлеш өчен 70 балл. Практик биремдә күп кенә факторлар исәпкә алынды: эш формасы, эш урынында чисталык һәм гигиена нормаларын үтәү, куркынычсызлык техникасы, әзерләүнең технологик эзлеклелеген үтәү, декор һәм аның үзенчәлеге һәм, әлбәттә, эшләнмәнең тәме.
Татып карау, ризыкларның бизәлешен һәм конкурсның башка шартларын бәяләгәннән соң, экспертлар карары буенча, урыннар түбәндәгечә бүленде:
Бәйгедә 91 балл җыеп, Аксубай универсаль технологияләр техникумыннан Алена Григорьева җиңүче булды, җитәкчесе - Раиса Сидорова.
Шулай ук беренче урынны Бөгелмә төзелеш-техника көллиятеннән Айдар Әхмәдиев алды, җитәкчесе - Ирина Галләмова.
Икенче урынны "Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте" ГАМОУдан Арсений Охотников алды, җитәкчесе - Елена Фурника.
Өченче урынны Нурлат аграр техникумы студенткасы Миләүшә Габдрахманова алды.
Әмма берәү дә дипломсыз калмады, калган балалар төрле номинацияләрдә: кулинария ризыгы, иң яхшы технологик карта, милли колорит һәм башка бик күп номинацияләрдә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев