Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумы студентлары өчен автосессия оештырдылар

Аксубай универсаль технологияләр техникумында «Автосессия» студент-автомобильчеләр арасындагы конкурсның район этабы узды.

Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланды. Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм автомобиль белән фигуралы йөрүдә көч сынаштылар.

Конкурсны оештыручылар Нурлат шәһәре БДД ГБУның профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Сибгатуллин, муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова студентларга юл кагыйдәләрен саклауның мөһимлеге турында искәрттеләр, биремнәрдә җибәрелгән хаталарның ни өчен юл-транспорт вакыйгаларына китерүен ачыкларга булыштылар.

 

Фото: ЮХИДИ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев