Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай Татарстан футболчыларын кабул итте

25-27 март көннәрендә Аксубайда мини-футбол буенча 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында Татарстан Республикасы Кубогы уйнатылды. Бүген ярышларны ябу тантанасы булды.

ТР Кубогы ярышларында Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 22 футбол дружинасы катнашты. Өч көн дәвамында җанатарлар иң яхшы командалар уенын күзәтү мөмкинлегенә ия булды. Аксубай футболчылары да үзләренең яхшы уеннары белән якташларын сөендерделәр. Әмма бик тырышып җиңү финалына омтылсалар да, призлы урынга ирешеп булмады.

"Аксу" командасы Арчалар белән уенда 5 : 3 исәбе белән җиңү яулады, 3 : 1 исәбе белән Актанышларны җиңде, Яр Чаллының «Компонент» командасы белән очрашуда җавапсыз гол кертте, 5 : 4 исәбе белән Мөслим командасын җиңде, бары тик Нурлат дружинасын гына җиңә алмады. Нурлатлылар бу ярышның лидеры булды. Аксубай командасы уенчылары җитезлекләре белән аерылып тордылар.

Турнир таблицасы күрсәткәнчә, 1 урында – Нурлатның «Факел» командасы, 2 урында – Болгарларның «Дулкын» командасы, 3 нче урын ике командага: Казан шәһәренең «Приволжане» һәм Алабугадан килгән «Олимп» уенчыларына бирелде.  

Матчлар тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы узды. Ярышларда катнашучыларны Казан шәһәренең мини-футбол федерациясе рәисе Сергей Рожков җылы котлады.  

Призерларга нәтиҗәле матчлар өчен Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Радик Канәфин рәхмәт белдерде. – Сез бүген бу уен кырында  иң яхшылары булуыгызны исбатладыгыз, – дип ассызыклады ул. –  Спорт белән дуслык сезгә укуда, тормышта уңышларга ирешергә ярдәм итсен. Призерларга лаеклы бүләкләр һәм җиңүче командага-ТР Кубогы тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев