Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай “Татарча диктант” белем тикшерү акциясенә кушылды

Оешма һәм предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар “Татарча диктант” Дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылдылар.

10-12 сентябрь көннәрендә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча “Татарча диктант” Дөнҗякүләм белем тикшерү акциясе уза. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Безнең республикада акция 10 сентябрьдә старт алды. Белем тикшерү акциясен үткәрү мәйданчыклары булып китапханәләр, белем бирү учреждениеләре тора. Татарча диктантны онлайн да язарга мөмкин.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина татар телендәге диктантны В.Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәптә яздылар. Танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәширов әсәреннән өзекне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфирә Галиева укыды.

– Туган телеңне, аның грамматикасын белү мөһим. Без ана телебездә сөйләшәбез, аны үз чыгышларыбызда актив кулланабыз икән, халык, милләт яшәячәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Белемне тикшерү акциясе туган тел грамматикасы буенча гыйлемлелекне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, рәсми мәйданчыклар районның 17 белем бирү учреждениесендә, мәчет һәм үзәк китапханәдә теркәлгән. Татарча диктанты яшькә, биләгән вазыйфага һәм белем дәрәҗәсенә кармастан яздылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев