Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай спортчылары көрәш буенча ачык ярышларда призлы урыннарны алдылар

    Тренерлар Мөхәммәтов Ф.Т. һәм Яруллин З.З. истәлегенә багышланган, Нурлатта узган көрәш буенча турнирда катнаштылар.

    «Тулпар» спорт йортында республиканың биш районыннан спортчылар җыелды. Келәмдә 2005 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр көч сынашты.

    Милли көрәш буенча ачык ярышларда Аксубай районыннан тренер Илһам Камалов тәрбияләгән спортчылар чыгыш ясады. Өч яшь категориясендә призлы урыннарны яуладылар.

    Түбән Татар Майнасыннан Илдус Камалов үз авырылык үлчәмендә (60+ кг) җиңүче булды. Шәрбәннән Ильяс Вафин үз яшь категориясендә (50 кг) икенче урынны алды. Түбән Татар Майнасыннан Зөлфәт Җамалетдинов (25 кг) турнирның бронза призеры булды.

    Көрәшчеләр ярышларны оештыручылардан грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: