Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай спортчылары Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

Бүген сәламәт яшәү рәвешен яратучылар үз бәйрәмнәрен – Физкультурачылар көнен билгеләп үтәләр.

Илнең иң сәламәт һәм күңелле бәйрәме – Физкультурачылар көнен – даими рәвештә бәйрәм итү датасы юк, ул һәрвакыт августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. 

Бу вакыйга актив спорт тормышы алып баручылар, физик культура белән шөгыльләнүчеләр, спорт оешмаларына катнашы булган кешеләр, спорт җанатарлары өчен мөһим. 

Аксубайда бу бәйрәмне физик культура укытучылары һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре елдан-ел бердәм команда булып билгеләп үтәләр. Алар барысы да район территориясендә спорт һәм физик культураны үстерү өчен җан аталар, спорт һәрвакыт өстенлекле булачак, дип саныйлар. 

Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов бәйрәм көнендә коллегаларына җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

– Уртак эшебез нәтиҗәсендә без моңарчы күрелмәгән уңышларга ирешәбез. Спорт ветераннарына аерым рәхмәт. Сез үсеп килүче буын белән бик зур эш башкарасыз һәм яхшы спортчылар гына түгел, чын патриотлар да тәрбиялисез. Безнең сафларны тулыландырган яшьләргә дә рәхмәт әйтәсе килә. Шунысы куанычлы, без барыбыз да бер юнәлешкә омтылабыз. Коллектив эшендә шулай булырга тиеш тә! – дип билгеләп үтте ул. – Барыгызга да уңышлар телим! Балаларыгыз пьедесталның югары баскычында булсыннар. 

Традиция буенча, бәйрәм алдыннан укытучыларны, физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен спорт мәктәбе хезмәткәрләре: тренер Геннадий Леонтьев, методист-инструктор Наталья Египко, склад мөдире Надежда Кулькова, баш хисапчы Татьяна Атряскина Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Татарстан Республикасы футбол федерациясенең Рәхмәт хаты белән физик культура укытучысы Валерий Павлов бүләкләнде. 

Күпьеллык намуслы хезмәте, районда физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Дельфин» ябык йөзү бассейнында административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Руслан Терегуловка, спорт мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Рәис Бикушевка, 55 яшь тулу уңаеннан спорт эшләре буенча директор урынбасары Рузилә Бәшировага район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. 

Намуслы хезмәтләре һәм югары нәтиҗәләре өчен Александр Крмаков, Леонид Васильев, Надежда Антонова, Валентина Купцова, Владимир Убейкин, Александр Лодоркин, Алексей Буинский, Светлана Ашаева район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтовка ТР футбол федерациясенең Рәхмәт хаты һәм ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, хәзерге дөньяда спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим. 

– Районда спорт юнәлеше программаларын гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Уртак көч белән волейбол, баскетбол, футбол белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары төзелде. Хоккей тартмалары ачылды, «Юность» спорт комплексы, «Дельфин» йөзү бассейны һәм чаңгы базасы эшли. Спортчылар үҗәтлекләре, тренерлар составының шәхси өлеше нәтиҗәсендә район һәм республика ярышларында гына түгел, Бөтенроссия, халыкара ярышларда да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Һәрвакыт сафта калыгыз һәм үз активлыгыгыз белән үсеп килүче буынга яхшы үрнәк күрсәтегез. Исән –сау булыгыз! – дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев