Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай спорт комплексы директоры тотрыклылык һәм спортны үстерү программалары өчен тавыш бирде

Аксубайда 571 нче сайлау участогында беренчеләрдән булып «Юность» универсаль спорт залы директоры Радик Мостафин тавыш бирде.

Һәрвакыттагыча, күтәренке кәеф белән.

– Гражданин буларак, бүген киләчәк, тыныч тормыш өчен, җитәкче буларак коллективта тотрыклылык, хезмәттәшләремә лаеклы хезмәт хакы өчен тавыш бирдем. Спортчы буларак – спортны үстерү проектлары үсеше өчен, – дип уртаклашты Радик Мостафин безнең хәбәрче белән. – Районда бик күп проектлар тормышка ашырылды, шул исәптән безнең спорт объекты төзелеше дә. Безнең спортчыларыбыз, иң яхшы шартларда шөгыльләнеп, район һәм республикабызга дан китерәләр. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының яңа составы спортка тагын да күбрәк игътибар бирер дип уйлыйм. Чөнки сәламәт милләт – ул көчле милләт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X