Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай Sotz.Дэнс бию төркеме – республика фестиваленең өченче призеры

Районның социаль тармагында иҗат җанлы кешеләр эшли.

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә узган "Безнең заман/ Наше время" эшче яшьләрнең VIII ачык телевизион иҗат фестивалендә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Конкурста республиканың 24 районыннан вәкилләр катнашты, кайберләре 3-4 әр коллектив тәкъдим итте.

Аксубай социаль ярдәм хезмәткәрләренең бию ансамбле «Солдатская полька» биюен тәкъдим итте (хореограф Венера Краснова). Солдат формасындагы җыйнак гәүдәле кызлар командирлары каршында көч сынашты. Анжелика Авандеева, Ольга Макарова, Александр Павлов, Резедә Иванюк, Любовь Старшинина, Айгөл Хәмитова, Любовь Иванова, Наталья Пименова, Анна Артемьева чыгышлары кечкенә хореографик спектакль кебек узды. Артистларның сыгылмалыгын, хәрәкәтләрнең төгәллеген билгеләп үтми булмый – барысы да бер сулышта, эмоцияләр белән башкарылды.

Социаль тармак хезмәткәрләре тәкъдим иткән эчтәлекле, дәртле бию беркемне дә битараф калдырмады. Жюри «Нежность» биючеләренә «Хореография» номинациясендә (ансамбльләр) өченче урын бирде! Sotz.Дэнс 27-30 ноябрь көннәрендә Казанда узачак суперфиналга чакыру алган.

– Коллектив мондый фестивальдә беренче тапкыр гына катнашса да, үз бурычын уңышлы үтәде һәм сәхнәдә бию генә түгел, ә тулы бер «солдат» тарихын күрсәтте, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште «Нежность» КЦСОН юрисконсульты, төркем җитәкчесе Анжелика Авандеева. – Чыгыш ясар алдыннан нык дулкынландык, әмма сәхнәгә чыккач үзебезне тулысы белән биюгә багышладык.

Нәтиҗә – күз алдында.

 

Фото: Анна Артемьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев