Аксубай

Аксубай районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай сәнгать мәктәбе янындагы юл куркынычсыз булачак

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе янында җәяүлеләр юлы төзекләндерелде.

Илле метр аралыкта гына балалар бакчасы янында җәяүлеләр кичүе булса да, балалар һәм өлкәннәр туры сукмактан гына йөрергә күнеккән инде. Машина йөртүчеләр дә монда балаларга һәрвакыт юл бирәләр. Әмма бу участокта юл хәрәкәте иминлеге турындагы мәсьәлә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә бер генә тапкыр тикшерелмәде. Чөнки балалар сәнгать мәктәбенә барырга һәм кире кайтырга ашыгучы балалар агымы төш вакытыннан алып кичкә кадәр кимеми, шулай ук хәрәкәт итү өлешендә машиналар агымы дә.

Бу участокта эшләр июльнең икенче ункөнлегендә үк башланды – Аксубай бистәсе башкарма комитеты хезмәткәрләре юл хезмәткәрләренә эш фронты бирү өчен ике агачны кисеп җыештырдылар.

Ә аннары инициативаны «Татавтодор» АҖ филиалы үз кулына алды. Юлчылар юл өслегеннән асфальтның түбән катламын кырып алдылар, тротуар нигезен ясадылар, аны бордюрлар белән ныгыттылар, асфальт җәйделәр. Юл билгеләре һәм юл тамгалары кую – төгәлләү этабы булды. Юлның бу участогында, «җәяүлеләр кичүе» билгесе караңгыда өстәмә яктырып торсын өчен, кояш батареясында эшләүче автоном светодиодлы юл билгесе урнаштырылды.

– Бу билге автотранспорт чараларын йөртүчеләрнең игътибарын куркыныч участокларда юл торышына җәлеп итү өчен хезмәт итә. Аңа көчле светодиодлар урнаштырылган һәм машина йөртүче билгене шактый ерак арадан һәм төрле яктан күрә ала, – дип шәрехләде мастер Владимир Прокопьев. – Җәяүлеләр кичүе нигездә балалар өчен хезмәт итәчәк, бу участокта машина йөртүчедән үтә игътибарлылык таләп ителә. Ә караңгыда яктырып торган юл билгесе йөртүчегә ашыгыч карар кабул итәргә һәм куркынычсыз хәрәкәт режимын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев