Аксубай сайлау комиссияләре рәисләре Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәхмәтенә лаек булдылар
Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Аксубай районының кайбер участок сайлау комиссияләре җитәкчеләренең эшен югары бәяләде.
Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек һәм аны уздыру буенча уңышлы эшләре өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләре рәисләре – Валентина Пак, Татьяна Романова, Татьяна Семенова, Нина Охотникова, Валентина Лаврентьеваларга Рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Камил Гилманов участок сайлау комиссияләре рәисләренә лаеклы бүләкләрне район Советы сессиясендә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев