Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай РВСН ветераннары символик ракета урнаштырдылар

Бүген Аксубай районында яшәүче төрле елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән элеккеге солдатлар үз гаскәрләренең мемориалын яңа символ белән тулыландырды.

Ракетачылар – бердәм халык. Алар ике ел эчендә иҗтимагый оешмага берләшеп, ракета гаскәрләренә багышланган обелиск куйдылар. Узган елның сентябрендә бу монументны тантаналы рәвештә ачтылар, декабрьдә бәйрәм – ракета гаскәрләре көнен оештырдылар.

Ә бүген алар өчен янәдән истәлекле вакыйга – алар стратегик билгеләнештәге Кораллы Көчләр символы – ракета урнаштырдылар. Һәм барысын да үз акчаларына. Виталий Маркин тимер ракетаны үз куллары белән ясаган. Материалларны Евгений Федоров тәкъдим иткән.

Ракетаны алдан ук Павел Крюков, Александр Петров, Шамил Гыйниятуллин әзерләгән нигезгә урнаштырдылар. Мондый зур объектны урнаштыру ир-егетләрдән күп көч таләп итә. Анда шулай ук Рамил Хәйруллин, Анатолий Охотников, Закирҗан Идиятов та катнашты. Ир-атлар бердәм булып эшләделәр, барлык детальләрне төгәл берләштерделәр.

Ракета экспозициягә бик шәп туры килде, мемориалның мөһим өлешенә әйләнде.

"Хәзер безнең мемориал тулы, лаеклы күренә, – дип фикерләрен белдерделәр элеккеге ракетачылар. – Без эштән канәгать".

Инициатив төркем монумент булдыруга күп хезмәт куйган. Бу хезмәт мөһим, ул тәрбияви рольгә ия. Яшьләр, мәктәп укучылары өлкән буынның армиядә хезмәт итүгә, гаскәрләргә тугрылыклыгын игътибарсыз калдырмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев