Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай РФ флагы көнен билгеләп үтте

Районның төп мәйданында Россия флагы көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу традиция 1991 елда, Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төстәге Россия флагы – зәңгәр-ак-кызыл триколор күтәрелгәч нигез салына.


Аксубайның үзәк мәйданында, фонтан янында район үзәге халкы һәм кунаклары, оешма, авыл җирлекләре, районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелды. «Яшь гвардия» яшьләр хәрәкәте вәкилләре барлык катнашучыларга да патриотик тасмалар тараттылар.


РФ гимны яңгырады. Россия Федерациясе флагын күтәрү хокукы самбо буенча Россиянең спорт мастеры Александр Крайновка бирелде. Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.


- Дәүләт флагы-Ватаныбыз тарихының дәвамчанлыгы символы. Өч гасырдан артык ул Россия Дәүләтенең азатлыгын, суверенитетын һәм байлыгын символлаштыра, - дип ассызыклады ул. - Авыр сынаулар елларында Дәүләт флагы ватандашларыбызны Ватаныбызны саклау буенча Бөек батырлыкларга рухландырды. Моның ачык мисалы-Бөек Ватан сугышы. Әмма хәзер дә Россия байраклары астында бөек казанышлар ясала.


Үзәк хәрби округ командующие һәм шәхсән үз исеменнән ЦВО инспекторы генерал майор Анатолий Молоствов котлады. – Без Россиядә яшәвебез белән горурланабыз, – дип билгеләп үтте ул. – Һәм безнең ил һәрвакыт чәчәк атачак


Бу көнне шулай ук яшь гражданнарга беренче паспорт тапшыру да традициягә әйләнде.

Паспортларны тапшыру буенча мактаулы миссияне МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты начальнигы полиция майоры Гөлнара Сөләйманова, шулай ук Станислав Зайцев һәм Анатолий Молоствов үтәделәр. Тантанада катнашучыларның җылы алкышлары астында РФ гражданнары паспортларын мәктәп укучылары Ралина Садыкова, Тимур Ермишкин, Глеб Тимочкин алды.


Россия флагы көнен бәйрәм итүне Россия Федерациясе гимны дәвам итте. Район мәдәният йорты иҗат коллективы матур мәдәни программа әзерләде. Аксубайның яраткан артистлары башкаруында патриотик, лирик җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев