Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай Республика көнен бәйрәм итте

30 августта Аксубай үзәгендә “Җырлыйм сиңа, Татарстаным” дигән бәйрәм кичәсе узды.

Үзәк мәйдан халык белән тулы иде, бәйрәм мохите хөкем сөрде.

Караңгы төшкәнче тантанада катнашучылар Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзаларының “Безнең гүзәл төбәк” дип аталган эшләре күргәзмәсе, туган як тарихын өйрәнү музее тәкъдим иткән “Аксубай тарихы битләре” дигән фотокүргәзмә белән таныштылар.

Шулай ук өлкәннәр һәм балалар зур кызыксыну белән Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган “Якташ язучылар” дигән китап күргәзмәсен карадылар һәм “Сөям сине, минем туган ягым” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәмдә татар, рус һәм чуаш телләрендә җырлар яңгырады, йөзләгән тамашачы “Җырлыйм сиңа,Татарстаным” дигән матур җырлы-биюле күренешне тамаша кылды, аның барышында мәйданда районның бию коллективлары чыгыш ясады.

Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларны ТР Президенты, район җитәкчелеге исеменнән Республика көне белән җылы котлады. – Менә өч дистә ел инде без бәйсез республикада яшибез. Без бүген күп нәрсәләргә суверенитет аркасында ирештек, – дип ассызыклады район башлыгы. – Татарстан – ул мөмкинлекләр республикасы. 30 августка республика алдындагы йөкләмәләребезне үтәдек: бөртекле культураларны җыеп алуны төгәлләдек, социаль объектларны, җәмәгать киңлекләрен, ишегалларын файдалануга тапшырабыз. Шулай ук киләсе елга да шактый объектларны кулланышка ташыру планлаштырылган. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәсе килә, сезгә сәламәтлек һәм районның чәчәк атуын телим.

Матур гадәт буенча ел саен Республика көнендә район үсешенә үз хезмәтләре белән бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә “Аксубай районының Мактаулы гражданины” исеме бирелә. Быел әлеге югары исемгә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Валентина Селезнева лаек булды. Бәйрәмдә катнашучыларның көчле алкышлары астында район җитәкчесе мәгариф ветеранына мактау билгесе тапшырды. Бу кичне районыбызның иң талантлы үзешчән артистлары тамашачыларга үзләренең иң матур чыгышларын бүләк иттеләр, мәйдан гөрләде, артистларга кушылып җырлаучылар да, биючеләр дә булды. Республика көне уңаеннан бәйрәм салюты күк йөзен төрле төсләр белән яктыртты. Район халкына һәм кунакларга күтәренке кәеф бүләк итеп, концерт программасы төн уртасына кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев