Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясе игезәкләр бәйрәменә чакыра

Майның соңгы якшәмбесендә Россиядә Халыкара игезәкләр көне билгеләп үтелә.

Есения һәм Анисия Альдивановаларга 5 яшь, алар шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең «Радуга» балалар бакчасына йөриләр. 

Әбүнәчеләребез һәм аларның балалары арасында игезәкләр аз түгел. 

«Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе язылу кампаниясе кысаларында «Көзгегә карагандай карыйм сиңа» дигән бәйрәм оештыра. Ул якшәмбе көнне, 29 майда, 11.00 сәгатьтә, редакция бинасы янында (шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт) узачак. 

Нинди яшьтә булуларына карамастан, барлык игезәкләрне дә чакырабыз. Чөнки бу бәйрәм дөньядагы иң якын кеше турында искә төшерү булып тора. Сезне үзегез һәм игезәк туганыгыз турында сөйләр өчен чакырабыз, сезнең тарафтан әзерләгән музыкаль, бию һәм башка иҗади номерлар хуплана. Безнең импровизацияләнгән сәхнәдә сез үзегезнең талантыгызны күрсәтә аласыз. Чарада катнашу өчен заявканы 89274389031 номеры буенча Ватсапка языгыз. 

Сезне уеннар, бәйгеләр, призлар, шулай ук профессиональ фотографтан Мишка Тедди белән фотосессия көтә. Әлбәттә, сюрпризлар һәм бүләкләр дә булачак. 

Безнең партнерлар – «Грация», «Тылсымлы бәйрәм» кибетләре, Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге, 

Һәм, әлбәттә, без игезәкләр өчен «Табигатьнең көзгедәй чагылышлы могҗизасы» дигән флешмоб башлап җибәрәбез. 

Безгә үз фоторәсемнәрегезне, кыскача автобиографияләрегезне җибәрегез, Ә без аларны безнең «Аксубай районы яңалыклары» Вконтакте төркемендә урнаштырачакбыз. 28 майда 00.00 сәгатьтә без иң яхшы фото өчен тавыш бирүне башлап җибәрәчәкбез. Тавыш бирү 29 майда, 11.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Бәйрәмдә үк без җиңүчеләрне игълан итәчәкбез һәм бүләкләячәкбез. 

Бәйрәм сезгә, һичшиксез, яхшы кәеф бүләк итәчәк! Тышкы кыяфәтләре белән ике тамчы су кебек охшаш, әмма күңелләре белән бөтенләй төрле булган игезәкләрне бәйрәмгә көтеп калабыз! Игезәкләр, бәйрәмгә рәхим итегез!. Бәйрәмдә без укучыларга 2022 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу мөмкинлеге бирәчәкбез. Шулай ук нәфис әдәбият, татар телендә балалар китаплары сатып алырга мөмкин булачак. 

Реклама 

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев