Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының «Юл патруле» отряды «Яктырып тор» акциясендә катнашты

Республикада куркынычсызлык атнасы тәмамлана, аның кысаларында Дәүләт автомобиль инспекторы мәктәпләрдә һәм башка белем бирү учреждениеләрендә булдылар.

Куркынычсызлык атнасы дүшәмбе, 21 сентябрьдә башланды һәм 25 сентябрьдә тәмамлана. Бу вакыт аралыгында белем бирү учреждениеләрендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм юлларда үзеңне имин тоту кирәклеге турында дәресләр, лекцияләр, әңгәмәләр үткәрелде. 

«Юл патруле» яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды әгъзалары ЮХИДИ инспекторлары оештырган «Яктырып тор» акциясендә катнаштылар. ЮХИДИ бүлегенең өлкән инспекторы, полиция капитаны Илшат Сибгатуллин яшь җәяүлеләрне юлларда үтә игътибарлы һәм сак булырга чакырды. 

– Тәүлекнең караңгы өлешендә өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Юл аша чыкканда машиналарның булмавына инанырга һәм бары тик җәяүлеләр өчен каралган юлдан гына барырга кирәк, – дип аңлатты балаларга дәүләт инспекторы.

 

Фото: Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең

ЮХИДИ бүлекчәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X