Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының яшь гаиләләре шәхси торак сатып алганда ташламалардан файдалана алалар

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре торак сатып алуда нинди ярдәм чаралары барлыгы һәм лайфхаклардан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Яшьләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының YouTube каналында #ЖильеМолодымРТ тапшыруы турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Ул 28 июньдә 17:45 сәгатьтә узачак.

Экспертлар һәм министрлык вәкилләре яшьләргә ярдәм итү чаралары, яшь гаиләләр өчен үз торакларын сатып алуда дәүләт ташламалары турында сөйләячәкләр.

Алар түбәндәге сорауларга җавап бирәчәкләр:

  • «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Авыл территорияләрен үстерү» федераль программалары буенча торак бәясенең 30 проценттан 80 процентына кадәр субсидияне ничек алырга?
  • Яшь белгечләргә фатир яки үз йортын сатып алганда нинди ташламалар бар?
  • Яшьләр өчен дәүләт программалары ярдәмендә ташламалы ипотеканы ничек алырга?
  • Яшь гаиләләргә һәм яшьләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме программалары субсидиясен алуга нинди документлар җыярга кирәк һәм ничек дөрес һәм тиз алырга?

Шулай ук турыдан-туры эфир барышында катнашучылар экспертларның барлык сораулар буенча да җавапларын, торак сатып алганда субсидия һәм ташламалар алуда дәүләт ярдәменнән тиз һәм проблемасыз файдаланып калырга ярдәм итәчәк мәгълүматны алачаклар.

#ЖильеМолодымРТ туры эфирында онлайн катнашырга да була, моның өчен үз гаджетыннан сылтама буенча да, шулай ук рәсми мәйданчыкта да катнашырга мөмкин – ул дүшәмбе, 28 июнь көнне 17:45 сәгатьтә хакимиятнең зур залында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев