Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының тәрбиягә бала алган гаиләләре «Борынгы Славутница серләре» дип аталган халык арт-терапия студиясендә кунакта булдылар

Узган якшәмбедә «Игелек берлеге» тәрбиягә алган балалары булган гаиләләр өчен Трудолюбово авыл клубына сәяхәт оештырды.

Клуб хезмәткәрләре балалар өчен бай эчтәлекле ял программасы әзерләделәр. Алар балаларга могҗизалы курчаклар күргәзмәсе күрсәттеләр. Шулай ук сәфәрчеләр игътибарына чорналган кәгазьдән ясалган эшләнмәләр һәм музей экспонатлар да тәкъдим ителде.

Кояшлы матур көндә оештырылган хәрәкәтчән уеннарны да балалар яратып уйнадылар.Үз эшләренең осталары Мария Большова һәм Гөлчәчәк Хәмидуллина, җәйге айлардагы кебек, курчаклар ясау буенча мастер-класслар оештырдылар. Ә очрашу азагында барысы да сый-хөрмәт белән тулы зур табын артына җыелыштылар һәм үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

«Гаиләләр кунакчыл кабул итүдән бик канәгать калдылар. Барысы да бик күңелле булды, вакытны файдалы итеп уздырдык. Ә балалар инде түземсезлек белән яңа очрашуларны көтәләр», – дип бүлеште опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ольга Пименова.

Фото: Аксубай район мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X