Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының тәрбиягә алынган балалары музыкаль проект кысаларында үзләренең иҗади сәләтләрен ачачак

Президентның Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан хупланган «Игелек берлеге» кашыклар белән көй чыгару музыкаль ансамбле проекты ТР Аксубай муниципаль районының тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә музыкаль проект җитәкчесе Крайнова Наилә Сәет кызы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Мортазина Алена Владимировнаның очрашуы булды, алар анда булачак дәресләр, репетицияләр өчен сайланган музыка коралларына характеристика турында фикер алыштылар.

Ансамбль Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр клубы әгъзаларыннан торган ике төркем катнашында оештырылган.

Балалар белән дәресләр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе район мәдәният йортында бушлай үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев